top of page

“Укытучым, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям”.   

Н.А.Некрасов

Укытучы – кем соң син? Балаларга аң – белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый? Укытучы кешегә гомер – гомергә аерым караш, аерым мөнәсәбәт булган – аңардан үрнәк алганнар, аның кебек булырга тырышканнар. Укытучы ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Чөнки, татар халкында “Ни чәчсәң, шуны урырсың” – дигән мәкаль бар. Яхшы орлык чәчсәң, яхшы уңыш аласың, начар орлыктан начар үсентеләр шытып чыга. Менә шул яхшы үсентеләр шытып, мул уңыш бирергә тиешләр. Укытучы нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, су сибә, тәрбияли. Әгәр дә укучылар тормышта үз урынын таба ала икән, димәк, укытучының тырышлыгы бушка китмәгән. Укучылар уңышы – укытучының күп еллык хезмәт җимешләре.

 

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап керүгә, укытучы каршылый, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән янәшә һәрчак укытучы атлый. Яхшыны яманнан аерырга, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтә, шәхес тәрбияләүдә бөтен көчен бирә. Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык – борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле.

 

Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Без барыбыз да укытучыларыбызны иң җылы хисләр белән искә алабыз.

Мин хәзерге көндә мәктәптә татар теле укытам. Укытучы булу теләге сеңелемнең класс җитәкчесе Сәхипҗан кызы Фирая апа белән аралаша башлагач тагын да көчәйде. Ул минем өчен үрнәк булды. Беренче укытучым класс җитәкчем турында да күп язарга була. Алар мине гафу итсен. Тик мин сеңелемнең беренче укытучысы Сәхипҗан кызы Фирая апа турында язып узасым килә. Ул 45 яшендә озак авырудан вафат. Хәзерге көнгә кадәр ул безнең күңелләрдә, аны онытырлык түгел. Һәр эштә, укуда, тормышта гел үрнәк итеп торабыз.

Киң күңелле, зур йөрәкле, үзе сабыр, үзе тыйнак, балаларны нык яратучы Фирая апа – әниләрдәй күңел җылысын биреп өйрәтүче. Татар теленә мәхәббәтем әнидән башланса, син ул мәхәббәтне дәвам итүче.

 

Мин рус мәктәбендә белем алдым. Шул рус мәктәпләрендә 1993 нче елларда татар классларын ача башладылар. Ата- аналар теләге белән 1сыйныфка татар балаларын җыйдылар. Сеңлем дә шул татар классында укый башлады. Мин 9 класста рус классында, сеңелем 1-класста татар классында. Бергә мәктәпкә барабыз, дәрес беткәч сеңелемне алырга керәм. Фирая апа (аларның класс җитәкчесе) якты чырай белән каршы ала, әллә кайчан мине беләмени?

Кайчан ял иткәндер ул Фирая апа, өенә йокларга гына кайткандыр ул, мөгәен. Аның өчен иң Мөһиме мәктәп һәм укучылары. Дәрес беткәч тә өенә тиз генә кайтып китми. Фирая апа укытучыга хас барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Андагы сабырлык – ата-аналар сабырлыгына тиң. Укытучы булу җиңел түгел икән.

Әле бит ул ата-аналар белән балаларны даими рәвештә мәктәптә очраштыра, матур кичәләр оештыра. Төрле конкурслар, викториналар, туган көннәр, театрлар. Балалар, ата-аналар, укытучы һәм дә балаларның апа-абыйлары, энеләр-сеңелләре дә читтә калмый. Барысы да шунда Фирая апа янында. Иң мөһиме татар телендә аралашабыз. Кем нинди нәрсә пешереп килә, түгәрәк өстәл артында сөйләшеп, аралашып чәйләр эчәбез. Ярдәм сорасаң, бер дә читкә какмый. Кеше кайгысын уртаклаша. Шуның өстенә әле 2 малай үстерә, ире бар.

Укытучы булу теләге Фирая ападан башланды. Аны һәр эшемдә үрнәк итеп куям, аның белән уемда фикерләшәм. Соң булса да барлык укучыларыгыз исеменнән бик зур рәхмәт сезгә. Бу сүзләр сезгә дога булып барсын. Сез укыткан укучылар тормышта үз юлларын таптылар.

Чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, балаларны хөрмәт итә белергә кирәк. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.

bottom of page