top of page

Сине куреп янып йордем,

Әйтэ алмый телэгемне.

Әйтелмэгэн мәхәббәтем, әйтелмәгән мәхәббәттем

Яндыра йорэгемне.

 

Үзем сөям, үзем көям,

Үзем качам, күренсән.

Чәчкэ булып усәр идем,

чәчкэ булып усәр идем,

Чәчкәләргә урелсән.

 

Я елмаеп, я моңаеп

Каршыма килсәң иде.

Тормыш юлын берәу булып,

тормыш юлын берәу булып

Үтәек дисән иде.

 

Сине куреп янып йордем,

Әйтэ алмый телэгемне.

Әйтелмэгэн мәхәббәтем, әйтелмәгән мәхәббәттем

Яндыра йорэгемне.

Акты ташып, акты ярсып кар сулары,

Шулдыр инде язнын шашып ярсулары.

Акты безнең кар өстендэ калган эзләр,

Акты елап икэү бергэ салган эзләр...
 

Син - гомер агышларым,

Син - минем сагышларым,

Син - минем шатлык илем,

Югалту-табышларым,

Син - минем сагышларым.

 

Язлар килә, язлар китә, сулар ага.

Көннэр ага, айлар ага, сулар ага.

Суларның да, айларның да, елларның да

Агышыннан эзләр кала, эзлзр кала.

 

Син - гомер агышларым,

Син - минем сагышларым,

Син - минем шатлык илем,

Югалту-табышларым,

Син - минем сагышларым.

Менә инде тагын җиргэ карлар ява,

Бөтен нәрсә калган төсле кар астында.

Сулар ага, айлар ага, еллар ага.

Сине курим айлар, еллар карашында.

 

Син - гомер агышларым,

Син - минем сагышларым,

Син - минем шатлык илем,

Югалту-табышларым,

Син - минем сагышларым

Алма бирсәң, бир пар алма,

Парлап гомер кичәрбез.

Утларын бергә йотарбыз,

Суын бергә эчәрбез.

 

Эх алмасы, алмасыда,

Малдан татлы, ширбәтле.

Янып сөеп бергә яшәү,

Бал ширбәттән кыйммәтле.

 

Иреннәрен пешкзн җиләк,

Бит очларын пар алма.

Яннарымнан китмә ерак,

Юлларымнан югалма.

Эх алмасы, алмасыда,

Малдан татлы, ширбәтле.

Янып сөеп бергә яшәү,

Бал ширбәттән кыйммәтле.

Алма булгач, алма булсын.

Агачында олгерсен.

Житкэн бэхет алмалары

Безнен очен озелсен.

 

Эх алмасы, алмасыда,

Малдан татлы, ширбәтле.

Янып сөеп бергә яшәү,

Бал ширбәттән кыйммәтле.

 

Тәрәзәгә көзге яңгыр сибәли,

Үзәкләрне сагыну өзгәли.

Миндә дә бит кайгы хисләре,

Яңгыр юды синең эзләрне.

 

Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле,

Сагыш басты күңелемне, аңла әле.

Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син?

Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин.

 

Ачуланып миңа китеп бардың,

Яңгыр арасында югалдың,

Үпкәләткән булсам, гафу ит,

Синсез миңа бу дөньяда кыен бит.

 

Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле,

Сагыш басты күңелемне, аңла әле.

Син кайда соң, сөйгән ярым,

кайда син?

Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин.

 

Көзләрдән соң нигә җәйләр килми?

Кабат очрашырбызмы, белмим.

Өметемне өзми көтәм сине,

Күңелемне юат минем, кил әле.

 

Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле,

Сагыш басты күңелемне, аңла әле.

Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син? Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин.

bottom of page